Зәй офыклары

Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау мәсьәләләре каралды

Зәйдә гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче комиссия утырышында соңгы вакытта район территориясендә булган бәхетсезлек очраклары, "Буран" әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырышны район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев алып барды. Үткән атнада Иске Тәкмәк авылында бер йортта янгын чыгып, анда үлгән өч кеше белән бәйле рәвештә янгынның чыгу сәбәпләре, ут сүндерүнең оештырылышы, кешеләрнең...

Зәйдә гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче комиссия утырышында соңгы вакытта район территориясендә булган бәхетсезлек очраклары, "Буран" әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырышны район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев алып барды. Үткән атнада Иске Тәкмәк авылында бер йортта янгын чыгып, анда үлгән өч кеше белән бәйле рәвештә янгынның чыгу сәбәпләре, ут сүндерүнең оештырылышы, кешеләрнең ни сәбәпле эчтә калуы, спиртлы эчемлек кулланырга яратучылар яшәүче урыннарны аеруча контрольдә тоту мөһимлеге ассызыкланды, профилактик эшчәнлекне көчәйтү кирәклеге әйтелде. Шимбә-якшәмбе көннәрендә район юлларында килеп чыккан аварияләрдә кешеләр үлүнең дә борчулы проблема булуы искәртелде. Аяныч хәлләргә китергән сәбәпләрнең берсе буларак юлларның тиешле дәрәҗәдә чистартылмавы аталды. Бу мәсьәләгә юл чистарту оешмаларының аеруча җитди каравы соралды. "Буран" операциясенә әзерлекнең мөһимлеге искәртелде, чөнки һава торышына бәйле рәвештә кар явып, буран чыкканда район территориясендәге юлларның тиз арада чистартылу мөмкинлеге, юлда калучыларны кайнар ризык, җылы киемнәр белән тәэмин итүгә әзерлек торышы барланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: