Зәй офыклары

Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен мәхәббәт аллеясында билгеләп үттеләр (фотолар)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Зәйдә "Яшьлек" боз сарае каршындагы мәхәббәт аллеясында җылы эчтәлекле бәйрәм итеп оештырылды. Анда районыбызның олы хөрмәткә лаек, күркәм балалар тәрбияләүче матур гаиләләре, яңа гына гаилә корып җибәргән яшь парлары чакырылды. Әлеге бәйрәмнең күркәм символы булган тугрылык медален шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин Сәвәләй авылында...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Зәйдә "Яшьлек" боз сарае каршындагы мәхәббәт аллеясында җылы эчтәлекле бәйрәм итеп оештырылды. Анда районыбызның олы хөрмәткә лаек, күркәм балалар тәрбияләүче матур гаиләләре, яңа гына гаилә корып җибәргән яшь парлары чакырылды. Әлеге бәйрәмнең күркәм символы булган тугрылык медален шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин Сәвәләй авылында 40 ел бергә яшәп, өч бала үстереп, олы тормыш юлына бастырган Рәмзия һәм Иван Рябовларга тапшырды.

Рябовлар ирле-хатынлы Сәвәләйдәге орлык сортларын сынау участогында тырыш хезмәтләре белән билгеләнгән районыбызның мөхтәрәм затлары. Иван Ильич хезмәт юлын иң башта туган колхозы кырларында тракторчы буларак башласа, соңрак орлык сортлары сынау участогында эшләүне үз иткән, бүгенге көндә дә әле ул шушында хезмәт куюын дәвам итә. Аның хезмәт стажы 50 ел белән билгеләнә. Ә Рәмзия Мөҗиповна тумышы белән Мөслим районы Симәк авылы кызы. Ул хәзер лаеклы ялда, алай да йорт-хуҗалыкта кырмыска кебек һаман эш белән мәшгуль диләр эшчән ханым турында. Рябовларның бер кызлары Ирина үзәк дәваханәдә ренимация бүлегендә шәфкать туташы, икенче кызлары Гөлназ "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияче, ә уллары Руслан әтисе белән бергәләп авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итә. Югары белемле агроном орлык сортларын сынау участогында эшли. Үзләре дә хезмәт сөеп яшәүче өлкән Рябовлар, балаларын да тырыш итеп тәрбияләгәннәр. Ә тату яшәүнең серен алар сабырлыкта диләр.

- Тормыш иткәндә төрле мизгелләр булуы бер гаилә өчен дә ят нәрсә түгел. Без бер-беребезгә ризасызлык туганда, бу халәтне эш белән мавыгып җиңәргә тырыштык, акрынлап ул гадәткә әйләнде, - ди Рәмзия апа, үз гаиләләренең ныклык серен ачып.

Гаилә бәйрәменә һәрчак актив, үрнәк яшьрәк гаиләләр дә күпләп чакырылган иде. Алар һәрберсе үзләренең гаиләләре татулыгы сере белән уртаклашты. Гаилә дигән кече дәүләттәге һәр күңелле вакыйганың үзенчәлекле бәйрәмгә әверелүен ассызыкладылар. Мәсәлән, Рәмзия һәм Алексей Шатуновларга - өченче, Анастасия һәм Александр Ладыгиннарга , Мария һәм Сергей Евдокимовларга икенче балалары туу уңаеннан тантаналы төстә ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлфия Вәлишина нәниләренә туу турында таныклык тапшырды. Ана капиталы сертификатларын район пенсия фонды идарәсе башлыгы Ринат Рәхмәтуллин Жанна һәм Константин Евдокимовларга, Наилә һәм Фирхәт Гыйльфановларга, Алла һәм Павел Комаровларга тапшырды. Бертөркем иҗади гаилә исә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова тарафыннан тәбрикләнде. Матур чара яшьләр эшләре һәм мәдәният идарәләре хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Мәхәббәт аллеясы исә быел гашыйкларга серләшү өчен таган һәм мәңге бергә булырга сүз куешу урыны булган капкалар белән дә баетылган, бәйрәм барышында аларны тантаналы төстә ачу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: