Зәй офыклары

Зәйдә гаиләләр таркалуга юл куймас өчен бөтен мөмкинлекләрне файдалану бурычы куелды

Зәй районында үткән елда 570 бала туган, 729 кеше үлгән, 333 пар гаилә корган, аерылышучы гаиләләр саны - 218. Әлеге мәгълүматлар ЗАГС хезмәткәрләренең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, алдагысына планнар билгеләү буенча уздырылган коллегия утырышында хәбәр ителде. Аның эшендә катнашкан район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм башкарма комитет җитәкчесе Илнар...

Зәй районында үткән елда 570 бала туган, 729 кеше үлгән, 333 пар гаилә корган, аерылышучы гаиләләр саны - 218. Әлеге мәгълүматлар ЗАГС хезмәткәрләренең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, алдагысына планнар билгеләү буенча уздырылган коллегия утырышында хәбәр ителде. Аның эшендә катнашкан район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов райондагы демографик хәлне яхшырту өчен гаиләләр таркалуына юл куймас максатында җитди эшләү кирәклегенә басым ясадылар.

-Аерылышуга килеп җиткән гаиләләр белән көчле психологлар эшләве кирәк, моның өчен психологлар белән дә, районга кайтачак яшь белгечләр белән дә аерым сөйләшү, аларны бу эшкә тарту мөһим. Ә гаиләләр белән эшләү өчен өстәмә эшче төркемнәр булдыру ихтыяҗы бар, - дип басым ясады Илнар Хафизов.

Дөрес, ЗАГС җитәкчесе Гөлфия Вәлишина белдерүенчә, теркәлүе (прописка) бездә булган, әмма башка шәһәрләрдә яшәгәннәр дә кайтып аерылышырга яки никахларын теркәргә мөмкин. Ләкин ничек кенә булса да, районда 1994 елдан халык санының кими баруы борчу тудыра, ди Гөлфия Имамзөфаровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: