Зәй офыклары

Зәйдә гомумбелем бирү учреждениеләрендә янгын тәэмин ителеше буенча комиссия эшли башлады

Районда гомумбелем бирү учреждениеләрен 2015-2016нчы уку елына әзерләү максатында башкарма комитет җитәкчесе карары белән ведомствоара комиссия төзелде. Анда мөһим тикшерү аспектларының берсе булып учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең тиешле дәрәҗәдә үтәлеше тора. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә быел бюджеттан 30 миллион сум акча бүленде. Ул биналарны ныгыту, җылылык, электр системасын төзекләндерүгә, эвакуация юлларын...

Районда гомумбелем бирү учреждениеләрен 2015-2016нчы уку елына әзерләү максатында башкарма комитет җитәкчесе карары белән ведомствоара комиссия төзелде. Анда мөһим тикшерү аспектларының берсе булып учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең тиешле дәрәҗәдә үтәлеше тора.

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә быел бюджеттан 30 миллион сум акча бүленде. Ул биналарны ныгыту, җылылык, электр системасын төзекләндерүгә, эвакуация юлларын тиешле таләпләргә туры китерү, янгын сигнализацияләрен төзекләндерү, мотажлауга билгеләнде.

3 августтан исә район һәм шәһәр мәктәпләрендә кабул итү комиссиясе эшли башлады. Комиссия төп игътибарны электр челтәре, электр приборлары төзеклеге, запас чыгу урыннары, коридор, тамбурларның иркенлек, автомат янгын сигнализацияләренең төзек булуына, янгынга каршы барлык кирәкле чараларның күрелүенә, чыгу, су алу урыннары күрсәтелгән билгеләргә, подвал, чормаларның торышына бирәчәк. Быел шул рәвешле 66 объектны кабул итү күздә тотыла. Аларның 34е - мәктәп, 31е - балалар бакчасы, 1се - физик мөмкинлеге чикләнгәннәр белем алу йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: