Зәй офыклары

Зәйдә халыкны ачык һавада кабул итәләр

"Ачыктан-ачык сөйләшү" акциясе Зәйнең Яңа шәһәрендә дә узды. Анда халык сорауларына район җитәкчелеге, депутатлар җавап бирде. Яңа шәһәрдә сораулар бирергә теләүчеләр аеруча күп булуы белән билгеләнде. Нигездә йортларны капиталь төзекләндерү, юлларны тәртипкә китерү, күпкатлы йортлар ишегалларындагы кайбер төзексез урыннарга борчылып мөрәҗәгать иттеләр. Кайберәүләр хәтта авыл җирләрендә яшәүчеләр проблемаларын да күтәрде....

"Ачыктан-ачык сөйләшү" акциясе Зәйнең Яңа шәһәрендә дә узды. Анда халык сорауларына район җитәкчелеге, депутатлар җавап бирде. Яңа шәһәрдә сораулар бирергә теләүчеләр аеруча күп булуы белән билгеләнде. Нигездә йортларны капиталь төзекләндерү, юлларны тәртипкә китерү, күпкатлы йортлар ишегалларындагы кайбер төзексез урыннарга борчылып мөрәҗәгать иттеләр. Кайберәүләр хәтта авыл җирләрендә яшәүчеләр проблемаларын да күтәрде. Мәсәлән, бер ханымның туганы Үтәшкин авылында яши икән, аларның капка төбеннән ерак түгел урынга чүп савыты куйганнар, яшь балалы гаилә начар истән, балаларының шул урынга тартылуыннан иза чигә. Өстәвенә, бу урыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл дә ерак түгел икән. Әлеге сорауны тыңлап, язып алганнан соң, шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов чүп савыты урынын күчертү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Халык белән күзгә-күз карап очрашу нәкъ менә шундый белеп бетермәгән проблемаларны күрергә, хәлне төзәтергә ярдәм итә, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: