Зәй офыклары

Зәйдә Хәрби разведчиклар көнен билгеләп үттеләр

5 ноябрь Хәрби разведчиклар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәйнең Җиңү бульварында тантаналы митинг үтте. Анда кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, хәрби бурычын әле күптән түгел генә үтәп кайтканнар, 4нче мәктәп укучылары, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты. Азатлык китерүче солдат, кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәл, мемориаль комплекска чәчәкләр куелды....

5 ноябрь Хәрби разведчиклар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәйнең Җиңү бульварында тантаналы митинг үтте. Анда кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, хәрби бурычын әле күптән түгел генә үтәп кайтканнар, 4нче мәктәп укучылары, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты. Азатлык китерүче солдат, кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәл, мемориаль комплекска чәчәкләр куелды. Үз чыгышында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хәрби разведканы Кораллы көчләрнең "күзләре һәм колаклары" дип атады.

-Әлеге ислтәлекле датаны билгеләп үтү Россиядә 2000 елдан Оборона министрлыгы Указы нигезендә гамәлгә керде. Һәр илнең хәрби оборонасы ныклы булсын өчен разведканың яхшы эшләве кирәк. Шуңа да ул Кораллы көчләрнең "күзләре һәм колаклары" дип атала. Россия Президенты Владимир Путин да бу хәрби хезмәтне үтәүчеләрне югары бәяләп, ил иминлеген һәрдаим кайгыртучылар дип атады, - диде ул.

Шәһәрдәшләребез арасында да хәрби разведчиклар шактый. Тантаналы митинг барышында шуларның берсе, 1982-1984 елларда Германиядә разведчик булып хезмәт иткән Вадим Ивановка "Хәрби гаскәрләр оешуга 70 ел тулу уңаеннан" дип исемләнгән медаль тапшырылды. Әлеге медальне тапшырган " Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый хәрәкәте җирле бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков - үзе дә разведчик буларак хәрби хезмәт үткән мөхтәрәм шәһәрдәшебез. Алга таба мондый бүләк районда патриотик эшчәнлектә актив катнашучы мөхтәрәм зәйлеләргә тапшырылачак дип белдерде, ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: