Зәй офыклары

Зәйдә хәрби ветераннарның иҗтимагый оешмасы эшли башлады

Зәй хәрби комиссариатында район буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннар советы һәм совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме - көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзының район бүлеге башлангыч оешмалары берләштерелгән утырышы үтте. Район хәрби комиссариаты каршында совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме - көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзының район бүлеге агымдагы елның 10 сентябрендә оешты....

Зәй хәрби комиссариатында район буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннар советы һәм совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме - көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзының район бүлеге башлангыч оешмалары берләштерелгән утырышы үтте.

Район хәрби комиссариаты каршында совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме - көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзының район бүлеге агымдагы елның 10 сентябрендә оешты. Аның составында бүгенге көндә отставкадагы 15 хәрби исәпләнә. Алга таба Германиядә хәрби хезмәт үткәннәрне генә түгел, Польша, Венгрия, Чехословакиядә аерым гаскәрләрдә хезмәт иткән хәрби ветераннарны да әлеге оешмага туплау турында сүз бара.

Ә РФ Кораллы Көчләр ветераннар союзының башлангыч оешмасы 13 октябрьдә оештыру җыелышында расланды. Аның составында 29 райондашыбыз бар.

- Елдан-ел илебездә Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими бара, исән булганнарының да төп өлеше инде иҗтимагый эшләрдә актив катнаша алырлык дәрәҗәдә түгел. Кызганыч, районда да ветераннарыбыз санаулы кала бара, шуңа да без - хәрби ветераннар берләшеп, аларны акрынлап иҗтимагый эшләрдә алыштыра барырга ниятлибез. Без яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашырга, мәктәпләргә даими чыгып «Батырлык дәресләре" үткәрергә, илебезне дошманнардан саклаган батыр ир-егетләребез турында сөйләргә, Ватан алдындагы бурычның изге булуын аңлатуда үз өлешебезне кертергә тиеш дип саныйм. Моннан тыш, хәрби ветераннар арасында ярдәмгә мохтаҗларга, аларның гаиләләренә таяныч булырдай оешма булу да бик мөһим. Без социаль-икътисади мәсьәләләргә кагылган өлешне дә күз уңында тотабыз, шуңа күрә оешма әгъзалары тарафыннан айлык взнос түләп баруны да гамәлгә керттек, - ди запастагы подполковник Александр Афанасьев.

Алга таба әлеге ике оешманың бер-берсен тулыландырып эшләве күздә тотыла, хәрби ветераннар союзының башлангыч оешмасы рәисләре Рәис Хәмзин белән Александр Афанасьев үз рәтләренең тагын да тулылана баруына өмет итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: