Зәй офыклары

Зәйдә “Җиңү китергән газиз йөзләр” социаль-гуманитар проекты тормышка ашырыла башлады

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү китергән газиз йөзләр" ("Родные лица Победы") дип исемләнгән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тормышка ашырылучы социаль-гуманитар проект кысаларында бу көннәрдә Зәйдә "Беренче канал" телевидениесе иҗат төркеме эшләде. Алар районыбыз сугыш ветераннары Харис Зарипов, Анна Моисеева, Нина Королева, Леонид Мачтаков янында булып, видеоязмалар төшерде....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү китергән газиз йөзләр" ("Родные лица Победы") дип исемләнгән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тормышка ашырылучы социаль-гуманитар проект кысаларында бу көннәрдә Зәйдә "Беренче канал" телевидениесе иҗат төркеме эшләде. Алар районыбыз сугыш ветераннары Харис Зарипов, Анна Моисеева, Нина Королева, Леонид Мачтаков янында булып, видеоязмалар төшерде. Әлеге мөхтәрәм затлар турында материаллар республикада дөнья күрәчәк беренче видео-фотокитапларга кертеләчәк. Мәгълүм булганча, эш башында башта 63 сугыш ветераны турында 63 видео-фотокитап чыгару күздә тотыла. Киләчәктә бу проектны киңәйтү планы да юк түгел, аларның тыл хезмәтчәннәренә багышлану ихтималы да бар. Дөнья күргән китаплар музейларда, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, ветераннар гаиләләрендә сакланып, яшь буынны тәрбияләүдә, тарихны өйрәнүдә кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: