Зәй офыклары

Зәйдә ике ветеран “Непокоренные” медальләрен алды

Зәйдә Бөек Ватан сугышы чорында үсмер бала килеш концлагерь тоткыны булган ике хатын-кыз исәпләнә. Бу көннәрдә алар хөрмәтенә Мәскәүдән район социаль яклау бүлегенә "Непокоренные" дип исемләнгән махсус медальләр кайтартылды. Апалы-сеңелле Галина Попова һәм Валентина Иванова 4 ел дәвамында фин концлагеренда тоткынлыкта булганнар, алар бала килеш биредә күргәннәрен елый-елый сөйли. Ветераннарга...

Зәйдә Бөек Ватан сугышы чорында үсмер бала килеш концлагерь тоткыны булган ике хатын-кыз исәпләнә. Бу көннәрдә алар хөрмәтенә Мәскәүдән район социаль яклау бүлегенә "Непокоренные" дип исемләнгән махсус медальләр кайтартылды. Апалы-сеңелле Галина Попова һәм Валентина Иванова 4 ел дәвамында фин концлагеренда тоткынлыкта булганнар, алар бала килеш биредә күргәннәрен елый-елый сөйли. Ветераннарга хөрмәт йөзеннән чыгарылган махсус медальләрне социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина аларның өйләренә килеп тапшырды. Ул шулай ук ветераннарга Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның Бөек Җиңү уңаеннан җибәрелгән бүләкләрен дә бирде, концлагерь михнәтләрен күргән өлкәннәрнең хәзерге тормыш рәхәтен күреп, озак, имин яшәүләрен теләде, аларны 8 майда "Энергетик" Мәдәният сараенда оештырылачак Җиңү бәйрәме табынына чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: