Зәй офыклары

Зәйдә кайсы авыл җирлекге спортта алда булыр?

Зәйдә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында агрофирмалар һәм авыл җирлекләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында ярышлар уздырылачак. Ел дәвамында авыл спортчылары 14 спорт төрендә көч сынаша. Чараның максаты - көчле спортчылар һәм командалар ачыклап, ТР "Авыл яшьләре" спорт уенында катнашу. Ел ахырында әлеге спорт төрләре буенча иң яхшы спортчы, иң...

Зәйдә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында агрофирмалар һәм авыл җирлекләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында ярышлар уздырылачак. Ел дәвамында авыл спортчылары 14 спорт төрендә көч сынаша. Чараның максаты - көчле спортчылар һәм командалар ачыклап, ТР "Авыл яшьләре" спорт уенында катнашу. Ел ахырында әлеге спорт төрләре буенча иң яхшы спортчы, иң яхшы команда, спортны яратучы җирлек билгеләнәчәк. Җиңүче команда яңа спорт мәйданчыгына ия булачак, II урынга - 100, III урынга 50 мең сумлык сертификат тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: