Зәй офыклары

Зәйдә "Күңелле стартлар" төбәк ярышлары җиңүчеләрен тәбрикләделәр (фотолар)

Зәйдә үткән "Күңелле стартлар" Бөтенроссия мәктәп укучылары Спартакиадасының республика күләмендә оештырылучы төбәк ярышлары җиңүчеләре билгеле булды. Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш,Минзәлә, Зәйдән җыелган 5-6 сыйныф укучыларыннан төзелгән командалар арасында мамадышлылар беренче урынны алуга иреште, икенчедә Чаллы, өченчедә Зәй командасы. Билгеле булганча район данын ярышларда 4нче мәктәп командасы яклады....

Зәйдә үткән "Күңелле стартлар" Бөтенроссия мәктәп укучылары Спартакиадасының республика күләмендә оештырылучы төбәк ярышлары җиңүчеләре билгеле булды. Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш,Минзәлә, Зәйдән җыелган 5-6 сыйныф укучыларыннан төзелгән командалар арасында мамадышлылар беренче урынны алуга иреште, икенчедә Чаллы, өченчедә Зәй командасы. Билгеле булганча район данын ярышларда 4нче мәктәп командасы яклады. Призлы урыннар алучыларны республика мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрикләде. Шулай итеп ярышларның финалына Мамадыш командасы сайлап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: