Зәй офыклары

Зәйдә киләсе елда участок инспекторларына ике йорт төзеләчәк

Татарстанда полициянең участок инспекторлары өчен өч елда 162 административ-торак комплексы төзелгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә. 100 квадрат метр мәйданлы бер комплексны сафка бастыру өчен, якынча смета бәясе буенча, 4 миллион сум акча тотылган. Һәр комплекс яшәү өчен торак кына...

Татарстанда полициянең участок инспекторлары өчен өч елда 162 административ-торак комплексы төзелгән.

Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә. 100 квадрат метр мәйданлы бер комплексны сафка бастыру өчен, якынча смета бәясе буенча, 4 миллион сум акча тотылган. Һәр комплекс яшәү өчен торак кына түгел, ә полициянең участок пункты да.

2015 елда республиканың 17 районында 38 административ-торак комплексы төзелгән. Аларның 20се - республика, ә 18е муниципаль бюджет ярдәме белән сафка баскан. Тораклар җиһаз һәм оргтехника белән тәэмин ителгән. Мондый административ- торак комплексы безнең районда да икәү. Алар Якты Күл һәм Бохарай авылларында урнашкан. Киләсе елда шундый ике йорт Иске Зәй бистәсендә һәм Төгидә төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: