Зәй офыклары

Зәйдә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов рәислегендә районның коррупциячел гамәлләргә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы үтте. Анда комиссиянең башкарылган эшләре каралды, алга таба эшне ничек оештыру планнары куелды. - Һәр төрле эштә төзелеш булсынмы ул, җир мәсьәләсеме, мәгариф, медицинага кагылсынмы гомумән һәр өлкәдә үтәкүренмәлек булырга тиеш, бернинди "кәкре кулларга"...

Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов рәислегендә районның коррупциячел гамәлләргә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы үтте. Анда комиссиянең башкарылган эшләре каралды, алга таба эшне ничек оештыру планнары куелды. - Һәр төрле эштә төзелеш булсынмы ул, җир мәсьәләсеме, мәгариф, медицинага кагылсынмы гомумән һәр өлкәдә үтәкүренмәлек булырга тиеш, бернинди "кәкре кулларга" да урын калырга тиеш түгел, шуның өчен комиссиянең бик тә нәтиҗәле эшләве кирәк, - дип басым ясады Разиф Кәримов. Ә эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева коррупциячел гамәлләр турында халыктан хәбәрләр алу өчен кешеләр күп була торган урыннарга аноним хатлар салу өчен ящиклар урнаштыру тәкъдиме белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: