Зәй офыклары

Зәйдә күп балалы Лукьяновларга район җитәкчелеге пианино бүләк итте

Зәйдә күп балалы Лукьяновлар гаиләсе яңа елда зур бүләк алды. Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов аларга җирле бюджет хисабыннан электрон пианино тапшырды. Әлеге гаиләдә 8 бала тәрбияләнә, аларның 6сы - мәктәп укучысы. Балаларның берничәсе музыка мәктәбендә дә укый. Аларга өйдә дә музыка белән шөгыльләнү кирәк булганлыкта, ана...

Зәйдә күп балалы Лукьяновлар гаиләсе яңа елда зур бүләк алды. Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов аларга җирле бюджет хисабыннан электрон пианино тапшырды. Әлеге гаиләдә 8 бала тәрбияләнә, аларның 6сы - мәктәп укучысы. Балаларның берничәсе музыка мәктәбендә дә укый. Аларга өйдә дә музыка белән шөгыльләнү кирәк булганлыкта, ана кеше Наталья Викторовна гозере белән гаиләгә музыка коралы бүләк итү карар кылына. Ишле гаиләдә һәр аршын җирнең исәптә булуын күздә тотып, күчереп йөртергә дә уңайлы булган электрон пианино тапшырырга булдык, ди башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: