Зәй офыклары

Зәйдә кул эшләре осталарының шәхси күргәзмәләрен оештыру башланды (фотолар)

Бүген Зәйдә яшьләр эшләре идарәсе һәм милли мәдәни үзәк, хатын-кызлар советы тарафыннан оештырылучы кул эшләре осталарының шәхси күргәзмәләрен оештыру старт алды. Иң беренче булып үзенең күргәзмәсен шәһәрдәшләребезгә, районыбыз кунаклары хозурына "Орион" сәүдә челтәре мөдире, эшмәкәр Венера Шалафаева тәкъдим итте. Һәрвакыт хезмәттәге ханым тапкырлап чигү эшләрен башкарырга да вакыт таба икән....

Бүген Зәйдә яшьләр эшләре идарәсе һәм милли мәдәни үзәк, хатын-кызлар советы тарафыннан оештырылучы кул эшләре осталарының шәхси күргәзмәләрен оештыру старт алды. Иң беренче булып үзенең күргәзмәсен шәһәрдәшләребезгә, районыбыз кунаклары хозурына "Орион" сәүдә челтәре мөдире, эшмәкәр Венера Шалафаева тәкъдим итте. Һәрвакыт хезмәттәге ханым тапкырлап чигү эшләрен башкарырга да вакыт таба икән. Соңгы 4 елда ул чиккән картиналар инде 100дән арткан, шуларның 102сен ул үзенең беренче шәхси күргәзмәсенә чыгарды. Биредә авторның төрле бәйрәмнәр, хатын-кыз, ана образлары, табигать күренешләре, йорт хайваннары, балаларны сурәтләгән эшләре урын алды. Венера Федоровна чигү эшләре белән мавыга башлавын башта төшендә күрә, бу хакта кызы белән уртаклашкач, аңа кызы чигү үрнәкләре, кирәкле эш җайланмалары бүләк итә. Ә хәзер исә ул аз гына буш вакытым булса, кулыма чигү үрнәге алырга гына торам, ди. Тапкырлап чигү остасы эш алымнары белән күргәзмәдә кызларны да таныштырды. 4нче мәктәпнең ХI сыйныфында укучысы кызларда мастер-класс зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: