Зәй офыклары

Зәйдә өлкәннәр өчен экскурсия оештырдылар

2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 15 октябрьдә Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өлкәннәргә өйдә ярдәм күрсәтү белгечләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, "Безнең туган ягыбыз талантларга бай" дип исемләнгән чара оештырдылар. Әлеге чараны оештыручылар өйдән чыгып йөри алмаучы пенсионерларны...

2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 15 октябрьдә Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өлкәннәргә өйдә ярдәм күрсәтү белгечләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, "Безнең туган ягыбыз талантларга бай" дип исемләнгән чара оештырдылар.

Әлеге чараны оештыручылар өйдән чыгып йөри алмаучы пенсионерларны сөендерү максатын күздә тотып, кечкенә генә экскурсия тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр көз фасылының матурлыгына сокланып, саф һава суладылар.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре исә Сергей Есенинның тууына 100 ел тулу уңаеннан шигъри сәгать үткәрделәр. Людмила Михайловна Крылова Есенин һәм башка шагыйрьләр иҗат иткән шигырьләрне укыды. Тормыш, яшәеш, туган төбәк, кешеләр һәм яхшылык кылу турында шигырьләр һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чара барышында Сергей Есенинның бик күп шигырьләре яңгырады. Әлеге чараны оештыручылар экскурсиягә килүчеләргә яхшы кәеф бүләк иттеләр. Тормышка мәхәббәт, озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәүләрен теләделәр.

Әлеге җылы очрашу өлкәннәргә бик күп мәгълүмат белергә, бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек тудырды.

Гөлия Камалиева, социаль мәсьәләләр буенча белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: