Зәй офыклары

Зәйдә өлкәннәр өчен паркта очрашу үткәрелде

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. 5 ноябрьдә шул уңайдан Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында өлкәннәр өчен "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өлкәннәргә өйдә ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Картаямыни соң йөрәк?!" дип исемләнгән чара оештырдылар. Бүлек җитәкчесе көз аенда дөньяга килгән өлкәннәргә игелек,...

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. 5 ноябрьдә шул уңайдан Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында өлкәннәр өчен "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өлкәннәргә өйдә ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Картаямыни соң йөрәк?!" дип исемләнгән чара оештырдылар.

Бүлек җитәкчесе көз аенда дөньяга килгән өлкәннәргә игелек, җылылык, мәхәббәт, озын гомер, якыннарының һәм туганнарының кайгыртуларын тоеп яшәүләрен теләде. Өлкәннәр көзге паркта йөргәндә көз фасылы турында мәкальләр, әйтемнәр һәм сынамышларны искә алдылар, һәркем истә калган туган көне турында сөйләде.

Чарада чәй өстәле артында дәвам итте. Бу мөмкинлекне "Империя" кафесы тудырды. Бу очрашу-кичәдән өлкәннәр яхшы кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: