Зәй офыклары

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре наркоманиягә каршы үтемле чаралар куллану турында сөйләштеләр

Бүген Зәйнең Иске Тәкмәк авылы мәдәният йортында "Наркоманияне кисәтү һәм районның мәдәни-ял итү учреждениеләрендә сәламәт яшәү образы алып баруга өндәгән чаралар оештыру" дигән темага семинар үтте. Аңа район мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре чакырылган иде. Семинарда халык күп җыела торган урын булган мәдәният йортларында, бигрәк тә яшьләребезнең үз-үзләрен ничек тотуларына...

Бүген Зәйнең Иске Тәкмәк авылы мәдәният йортында "Наркоманияне кисәтү һәм районның мәдәни-ял итү учреждениеләрендә сәламәт яшәү образы алып баруга өндәгән чаралар оештыру" дигән темага семинар үтте. Аңа район мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре чакырылган иде. Семинарда халык күп җыела торган урын булган мәдәният йортларында, бигрәк тә яшьләребезнең үз-үзләрен ничек тотуларына игътибар итү мөһимлеге ассызыкланды. Семинарда районның баш наркологы, федераль куркынычсызлык хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге вәкилләре чыгыш ясады. Баш нарколог Илфат Салихов наркомания дигән афәтнең соңгы вакытларда районыбызга үтеп кергән спайслар аша янавын әйтеп үтте.

- Спайслар, синтетик наркотик буларак кеше организмын бик тиз агулаучан, аларны бер куллану да сәламәтлек өчен зур зыян китерә. Шуңа да яшьләребезне бу афәттән бергәләп саклау кирәк. Мәдәни-ял учреждениеләрендә хезмәт куючылар буларак, сез алар белән еш аралашасыз, сәер күренешләргә, адекват булмаган гамәлләргә тап булганда, кичекмәстән, чаң сугып, аларны бу афәттән йолып калу мөһим. Наркоманиягә каршы фикер тудырырлык мөмкин кадәр күбрәк чаралар үткәрү, һичшиксез, файдалы булачак, - диде ул.

Бүгенге көндә районның наркологик кабинетында исәптә наркомания диагнозы куелган 57 кеше тора, ә профилактик исәптә торучылар - 148 кеше. Хроник алкоголизм диагнозлылар исә - 300.

Наркомания темасына фикер алышуларда мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, бу афәтнең үтеп керүенә каршы үткәрелүче чараларның иң үтемлеләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Сөйләшүләрдә, яшьләр арасында наркомания таралмасын өчен аларның буш вакытын калдырмау, аларны кызыклы шөгыльләргә, файдалы ялга җәлеп итүнең бик яхшы алым булуын искәртелде. Иске Тәкмәк авылы үзешчәннәр көче белән әзерләнгән театраль күренеш наркоманиянең куркыныч афәт булуын тагын бер кат күзалларга ярдәм итте.

Семинарда шулай ук экстремистик гамәлләргә юл куймау мөһимлеге дә ассызыкланды. Районда шикле, чит кешеләргә игътибарлы булу, авыл җирләрендә буш йортларга килеп урнашучылар турында хәбәрдар булу кирәклеге искәртелде. Кешеләр күп була торган учреждениеләрнең куркынычсызлык паспортларын яңарту, җентекләп эшләү шарты куелды. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларга әзерлекле булу өчен запас чыгу урыннары, янгынга каршы куркынычсызлык чараларының да мөһимлеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: