Зәй офыклары

Зәйдә медицина хезмәткәрләре спортны пропагандалый

Республикабызда игълан ителгән "Көзге игелек атнасы" кысаларында үзәк дәваханә хезмәткәрләре кичә иртәнге эш сәгатен күтәренке рухта физкульт-минут белән башлады. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауны сәламәтлек сагы хезмәткәрләренең үз үрнәкләрендә күрсәтүе дәваханә яныннан эшкә баручылар игътибарын да җәлеп итте, биредә дәваланучыларга да уңай йогынты ясады. Һәркем хезмәтенә, иртәнге кояш кебек,...

Республикабызда игълан ителгән "Көзге игелек атнасы" кысаларында үзәк дәваханә хезмәткәрләре кичә иртәнге эш сәгатен күтәренке рухта физкульт-минут белән башлады. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауны сәламәтлек сагы хезмәткәрләренең үз үрнәкләрендә күрсәтүе дәваханә яныннан эшкә баручылар игътибарын да җәлеп итте, биредә дәваланучыларга да уңай йогынты ясады. Һәркем хезмәтенә, иртәнге кояш кебек, елмаеп кереште, саулыгы какшап торучылар авыруларын онытты, дисәк тә, ялгыш булмас. Тренер Алексей Ревин җитәкчелегендә җитез хәрәкәтләнүче медицина хезмәткәрләренә иртәнге гимнастика ясарга кушылу теләге күпләрдә үзеннән-үзе туды.

- Без - сәламәтлек сагы хезмәткәрләре спортның саулык өчен мөһим булуын менә шулай үз үрнәгебездә күрсәтергә булдык. Бу, беренчедән, табиб, медицина өлкәсе хезмәткәренең физкультурага җитди каравын күрсәтсә, икенчедән, рухи сәламәтлекне дә арттыра. Юкка гына табибның елмаеп дәшүе дә савыктыра, дип әйтмиләр. Иртәнге зарядкадан соң пациентлары белән күтәренке күңел белән аралашкан табибның дәвалау сәләте дә арта дип исәплим. Алга таба без, һава торышы уңай торганда, кимендә атнага бер мәртәбә эшне менә шулай иртәнге физкульт-минуттан башларга планлаштырабыз, бәлки безгә терелеп килүче пациентлар да кушылыр. Мин барлык зәйлеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырам, - диде баш табиб Рим Әмиров.

Гомумән, үзәк дәваханә хезмәткәрләре спортка игътибарлы. Алар шәһәркүләм чараларда да актив катнаша. Көн саен күп төрле авырулар белән күзгә-күз очрашучы бу һөнәр ияләре сәламәтлеккә физик күнегүләрнең ничек уңай тәэсир итүен бик яхшы беләләр. Мәсәлән, табиб Ришат Гыйззәтуллин күз проблемалары белән килүчеләргә беренче чиратта даими төстә физик күнегүләр ясауны гадәткә кертергә киңәш итә.

- Хәзер балалар арасында да компьютер экраннарына бәйле төстә күз күрүенең кече яшьтән начараюы күзәтелә. Мин аларга көн саен гимнастика ясарга кушам, озак вакыт бер формада утыру нерв җепселләренең кысылуына китерә, бу исә төрле авыруларга башлангыч булып тора. Умыртка баганасыннан таралучы нерв җепселләренең кысылмавы өчен даими хәрәкәтләнү кирәк. Гомумән, физкультура ясау һәр кеше өчен дә файдалы. Без гаиләбездә һәр иртәне гимнастика белән башлыйбыз, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: