Зәй офыклары

Зәйдә медицина учреждениеләре яңара

Зәй районында халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. 2015 елда, мәсәлән, Чыбыклы авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты кулланылышка тапшырылды. Иске Тәкмәк авылында күпфункцияле үзәк төзелеп, клуб, китапханә белән бергә заманча ФАПта эшли башлады. Тагын 7 авылда медпунктлар капиталь төзекләндерелде. Ә 2016 елда...

Зәй районында халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. 2015 елда, мәсәлән, Чыбыклы авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты кулланылышка тапшырылды. Иске Тәкмәк авылында күпфункцияле үзәк төзелеп, клуб, китапханә белән бергә заманча ФАПта эшли башлады. Тагын 7 авылда медпунктлар капиталь төзекләндерелде. Ә 2016 елда район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы белән Иске Зәй бистәсендә яңа формадагы зур табиб амбулаториясе төзеп, аны кирәкле булган медицина җиһазлары белән тәэмин итү планга кертелде һәм инде аны төзү эше башланды. Бу әлеге бистә халкының медицина ярдәме алу буенча күп кенә проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: