Зәй офыклары

Зәйдә Мәгъсум Һадиев юбилеен билгеләде

Зәйдә район җитәкчелеге тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарын котлау дәвам итә. Хезмәт ветераны Мәгъсум ага Һадиев бүген - юбилей көнендә шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, туганнары, балалары, якыннары котлавын кабул итте. Мәгъсум ага күп еллар машина йөртүче булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та дистә елдан...

Зәйдә район җитәкчелеге тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарын котлау дәвам итә. Хезмәт ветераны Мәгъсум ага Һадиев бүген - юбилей көнендә шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, туганнары, балалары, якыннары котлавын кабул итте. Мәгъсум ага күп еллар машина йөртүче булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та дистә елдан артык хезмәт куйды ул. Соңгы эш урыны балалар поликлиникасы. Рәйсә ханым белән ике кыз үстереп, аларга белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Мәгъсум ага - газетабызның актив укучысы, аны редакциянең үзеннән килеп алып, бер хәрефен калдырмыйча укып бара. Район газетасыннан тыш, тагын берничә басма алдыра. Минем өчен иң мөһиме эш инде, яшьлегем кире кайтса, янә машина йөртүче һөнәрен сайлар идем, ди ул.

Аның турында тулы язма газетабызның алдагы саннарында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: