Зәй офыклары

Зәйдә муниципаль музей ачылды

Бүген Иске Зәйдә хакимият бинасында муниципаль музей ачылды. Тантаналы чарада ветераннар, депутатлар, бистә халкы катнашты. Музей район-шәһәр оешу турындагы рәсми документлар нөсхәләрен, шушы төбәк турында якташларыбыз, тарихчылар, фән эшлеклеләре эзләнеп язган тарихи чынаклар, китап, басма матбугатны туплап оештырылган. - Максатыбыз район-шәһәребез тарихына киң җәмәгатьчелек, яшь буынның игътибарын ныграк җәлеп итү....

Бүген Иске Зәйдә хакимият бинасында муниципаль музей ачылды. Тантаналы чарада ветераннар, депутатлар, бистә халкы катнашты. Музей район-шәһәр оешу турындагы рәсми документлар нөсхәләрен, шушы төбәк турында якташларыбыз, тарихчылар, фән эшлеклеләре эзләнеп язган тарихи чынаклар, китап, басма матбугатны туплап оештырылган.

- Максатыбыз район-шәһәребез тарихына киң җәмәгатьчелек, яшь буынның игътибарын ныграк җәлеп итү. Алга таба аны тарих белән кызыксынучылар тарафыннан тагын да баетырга исәбебез. Музейны ачу тантанасына ветераннарыбызны махсус чакыру да нәкъ менә киләчәктә аны өлкәннәребездә булган мәгълүматлар аша тулыландыруны күздә тотты, - ди тарихи урынны оештыручы, шәһәр Советы рәисе урынбасары Клара Габидуллина.

Туган як тарихын өйрәнүчеләрнең берсе булган, мөхтәрәм райондашыбыз Людмила Симонова район-шәһәрнең административ яктан оешу үзенчәлекләренә тукталып, кызыклы, бай мәгълүмат бирде, район белән җитәкчелек итүчеләргә дә тукталды. Ә район башлыгы Разиф Кәримов, 363 еллык тарихы булган Зәйнең күркәм юбилеен үткәрү өчен әзерләнү чараларын башлап җибәрү мөһимлегенә тукталды, бай тарихлы Иске Зәй бистәсен үзенчәлекле киләчәк көтә дип ассызыклады.

-Биредә 5 меңгә якын зәйле яши, шуңа да без алга таба бистәнең инфраструктурасын заманчалаштыру турында уйлыйбыз. Иң беренче эшне сәламәтлек саклау өлкәсеннән башлыйбыз. 2016 елда Иске Зәйдә заманча амбулатория төзү планга кертелде, шулай ук башка өлкәләрдә дә халык өчен яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсендә эшләячәкбез. Шәхсән үзем атнаның бер көнен Иске Зәй бистәсендә эшләүгә багышларга исәп тотам. Бу халык белән якыннан торып, биредә яшәүчеләр хәлен белеп эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм, нәкъ менә кайсы көнне биредә кабул итүләр оештырылачагын бистә халкына җиткерербез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: