Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә Муса Җәлилгә багышланган күчмә күргәзмә эшли

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Батыр үлә, үлмәс ат алып..." дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды. Аны Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 ел уңаеннан ТР Милли музее Муса Җәлил музее белән берлектә оештырды. Күргәзмә узган ел Менделеевский, Минзәлә, Мәскәү, агымдагы елда...

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Батыр үлә, үлмәс ат алып..." дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды. Аны Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 ел уңаеннан ТР Милли музее Муса Җәлил музее белән берлектә оештырды. Күргәзмә узган ел Менделеевский, Минзәлә, Мәскәү, агымдагы елда Чаллы музейларында булды. Документлар, фоторәсемнәр материалларга нигезләнеп эшләнелгән, ул Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм фашистлар төрмәсендә язылып, аны таныткан шигырь җыентыклары − "Моабит дәфтәрләре" белән таныштыра. Аны ачу тантанасында 1нче мәктәп укучылары катнашты һәм Җәлилнең шигырьләрен укыды. Күргәзмә Зәйдә бер ай эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә Муса Җәлилгә багышланган күчмә күргәзмә эшли
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше