Зәй офыклары

Зәйдә әниләр хөрмәтләнде

Зәйдә әниләр көне уңаеннан «Энергетик» мәдәният сараенда күркәм чара үтте. Матур концерт программасын карарга сабыйлары белән яшь әниләр дә, чәчләренә ак кунган ак яулыклы әбиләрдә килгән иде. - Хатын-кызларыбызның ана булуы ул җәмгыятьтә аерым статус биләүләре турында сөйли. Шуңа да аналарга аерым игътибар йөзеннән дәүләт тарафыннан махсус программалар билгеләнеп аларны...

Зәйдә әниләр көне уңаеннан «Энергетик» мәдәният сараенда күркәм чара үтте. Матур концерт программасын карарга сабыйлары белән яшь әниләр дә, чәчләренә ак кунган ак яулыклы әбиләрдә килгән иде. - Хатын-кызларыбызның ана булуы ул җәмгыятьтә аерым статус биләүләре турында сөйли. Шуңа да аналарга аерым игътибар йөзеннән дәүләт тарафыннан махсус программалар билгеләнеп аларны яклау карала. 2015 ел исә Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан ил иминлеген саклауга өлеш керткән батыр фронтовик хатын-кызларыбызга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән мөхтәрәм гүзәл затларга аерым хөрмәт күрсәтү белән дә билгеләнә, без аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ә замана әниләренең гаиләдә дә үрнәк, хезмәттә дә өлгер, җәмәгать эшләрендә дә актив булуына сокланабыз. Районда барлыгы 450 дән артык күп балалы гаилә исәпләнә. 111 бала 91 опекун гаиләләрдә, 21бала аерым гаиләләрдә тәрбияләнә, ә 17 ятим калган бала быел уллыкка алынды. Бу шушы кадәр ана назына мохтаҗ балага бар җылысын бирә алучы хатын-кыз әниләребез булуы турында сөйли. Мондый мәрхәмәтле җаннарга, зур җаваплылыктан курыкмаган бөек затларга олы рәхмәттән ары сүз юк. Аналар көне белән бар әниләрне тәбриклим, - диде район башлыгы Разиф Кәримов изге теләкләрен җиткереп. Ул сәхнә түренә чакырылган, күпләп балалар тәрбияләүче опекун гаиләләрнең әниләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар Надежда Семенова, Елена Агутина, Вера Рахманова, Юлия Сарыкина, Надежда Ефримова, Татьяна Хәкимовалар. Төрле һөнәр ияләре, иҗат осталары, солдат аналары булган әниләрне тәбрикләү бәйрәме «Энергетик» мәдәният сарае иҗат төркемнәре, район үзешчән сәнгать осталары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: