Зәйдә спорт белән шөгельләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга төрле яшьтәгеләрне тарталар. Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә ел да балалар бакчалары арасында спорт фестивале уздыру - шуңа бер дәлил. Бу көннәрдә үзәктә узган шундый фестивальдә 13 бакча балалары үзләрен җитезлектә, өлгерлектә һәм 5 спорт эстафетасында сынады. Фестивальнең җиңүчесе дип "Кояшкай" бакчасы табылды,...
Зәйдә спорт белән шөгельләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга төрле яшьтәгеләрне тарталар. Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә ел да балалар бакчалары арасында спорт фестивале уздыру - шуңа бер дәлил. Бу көннәрдә үзәктә узган шундый фестивальдә 13 бакча балалары үзләрен җитезлектә, өлгерлектә һәм 5 спорт эстафетасында сынады. Фестивальнең җиңүчесе дип "Кояшкай" бакчасы табылды, икенче һәм өченче урыннарны "Уймак кыз" белән "Урман әкияте" бакчалары бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа