Зәй офыклары

Зәйдә пиротехника кулланып, зыян күрүчеләр булды

Зәй эчке эшләр бүлеге Яңа ел бәйрәмнәре чорында пиротехник чаралардан дөрес файдаланмау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булуын хәбәр итә. Балалар бәйрәме үткәргән вакытта 2007 елгы баланың сул як яңагына, күзенә зыян килә. Пешүне табиблар 1, 2нче дәрәҗә дип бәяли. Әлеге хәл ата-ана күз алдында балаларга пиротехник җайланма биреп,...

Зәй эчке эшләр бүлеге Яңа ел бәйрәмнәре чорында пиротехник чаралардан дөрес файдаланмау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булуын хәбәр итә. Балалар бәйрәме үткәргән вакытта 2007 елгы баланың сул як яңагына, күзенә зыян килә. Пешүне табиблар 1, 2нче дәрәҗә дип бәяли. Әлеге хәл ата-ана күз алдында балаларга пиротехник җайланма биреп, саклык чаралары турында кисәтмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Ә менә Яңа елны каршылау кичендә 1977 елгы ир-егет алкоголь кулланган хәлдә, пиротехник җайланма шартлатып, сул кулының бер бармак очын өздерә, 1963 елгы ханым исә пиротехник җайланма кулланып, күңел ачам дип, кулларын, бите, муенын, тәненең бер өлешен пешерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: