Зәй офыклары

Зәйдә “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте җирле бүлеге актив эшли

Республикада оешкан "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге безнең районда да актив эшли. Шуның бер мисалы булып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны кече яшьтән гадәт итүгә өндәү тора. Соңгы елларда районда президент программасы нигезендә күп кенә спорт объектлары сафка басты. Хәзер заманча кече футбол, волейбол мәйданчыкларында, ишегалды територияләрендә, "...

Республикада оешкан "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге безнең районда да актив эшли. Шуның бер мисалы булып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны кече яшьтән гадәт итүгә өндәү тора.

Соңгы елларда районда президент программасы нигезендә күп кенә спорт объектлары сафка басты. Хәзер заманча кече футбол, волейбол мәйданчыкларында, ишегалды територияләрендә, " Сәламәтлек мәктәбе"дә спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган уңайлы шартлардан файдаланучылар күзгә күренеп күбәйде. Бигрәк тә алар арасында яшьләрнең, балаларның күпчелекне тәшкил итүе сөендерә, чөнки бу киләчәктә ил, республика икътисадын тагын да күтәрүгә сәләтле сәламәт кешеләр әзерләү дигән сүз.

- Без Президентыбызның киләчәк турында уйлап эш йөртүенә бик шат. Аның тарафыннан игълан ителгән мөһим программаларны тормышка ашыруда үзебездән өлеш кертү ягында. Мәсәлән, бүген без Иске Зәй бистәсендә яшәүче 9-10 яшьлек балалар белән бергә " Тарих эзләре буйлап" дип аталган сәяхәткә чыктык. Аларга туган як тарихын өйрәнү музее турында сөйләдек, якташларыбызны сугышка озату урыны булган хәрби комиссариат хакында да мәгълүмат бирдек, башка истәлекләрне барладык, ә төп шөгылебез сәламәт яшәүне пропагандалау булды. Без балалар белән Иске Зәйдә популяр туристлар ярышын үткәрдек. Моның өчен Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгенедә эшләп килүче клубта мөмкинлекләр тудырылган, - ди "Президент белән бергә" хәрәкәте җирле бүлеге активисты, яшьләр эшләре идарәсе белгече Екатерина Бикмеева.

Балаларның тауга менүен күзәткәч, спортның әлеге төре белән аларның яхшы таныш булуын аңлау кыен түгел. Пәрәвез сыман ясалган җепләр арасыннан буталмый гына чыгу, махсус кагыйдә буенча төен ясау, яшерелгән әйберне табигатьтә ориентлашып табу да ят шөгыль түгел алар өчен. Балалар җәйге каникулларда туристлык сәяхәтләрен даими оештырырга сүз куештылар. Бу исә файдалы гамәлләр белән мәшгуль булып, сәламәт яшәү рәвешенә кече яшьтән тартылу турында сөйли.

Гомумән, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте җирле бүлеге активистлары районда сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чараларны күп оештыра. "Яшьлек" клубында, мәсәлән, " Яшь гвардиячеләр" отряды, "Кайгырту" ирекле хәрәкәте, "Президент белән бергә" активистлары тәмәке тартуга каршы акция үткәрделәр. Бирегә социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә авыр бирелүче балаларга тәмәкенең зыянын аңлату буенча үтемле чаралар оештырылды. Ә якшәмбе көнне "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда кече яшьтәге балалар өчен хәрәкәт активистлары, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре "Алга, җиңүгә!" баш астында эстафета ярышлары үткәрүне планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: