Зәй офыклары

Зәйдә проблемалы гаиләләрне иртә стадиядә ачыклауга җитди игътибар бирелә (фотолар)

Зәйдә балигъ булмаганар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында яшүсмерләр белән бәйле эшләр буенча ел дәвамында 337 административ беркетмә төзелүе турында бәян ителде. Шуларның 167се әти-әниләргә балаларын тиешле дәрәҗәдә карамаган, укыту, тәрбия эшләренә битараф булган өчен төзелгән, ягъни бу кайбер өлкәннәрнең яшь буынны тәрбияләүгә тискәре йогынты ясавы турында...

Зәйдә балигъ булмаганар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында яшүсмерләр белән бәйле эшләр буенча ел дәвамында 337 административ беркетмә төзелүе турында бәян ителде. Шуларның 167се әти-әниләргә балаларын тиешле дәрәҗәдә карамаган, укыту, тәрбия эшләренә битараф булган өчен төзелгән, ягъни бу кайбер өлкәннәрнең яшь буынны тәрбияләүгә тискәре йогынты ясавы турында сөйли. Комиссия сәркатибе Альмира Галләмова белдерүенчә, хәзер яшүсмерләр арасында алкоголизм күренешенең ешаюы да - нигездә гаиләдәге тәртипсез тормыш рәвеше алып бару җимешләре. Мәсәлән, бүгенге көндә үзәк дәваханәнең яшүсмерләр наркологы профилактик исәбендә алкоголизм белән 10 яшүсмер исәптә тора. Алар - барысы да спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы ата-аналар тәрбиясендәге, имин булмаган гаиләләрдә яшәүчеләр. Шуны күздә тотып, районның профилактика субъектларына эчүчелеккә бирелү ихтималы булган балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләрне иртә стадиядә ачыклап, җитди профилактик эшчәнлек алып бару мөһимлеге тагын бер кат басым ясап әйтелде.

- Проблемалы гаиләләрне кайсыбыз күреп алсак та, бу турыда чаң сугарга кирәк, битарафлык, киләчәк тормыш өчен бәла булган, начар ниятле адәмнәр тәрбияләнүгә китерә, -дип басым ясады комиссия рәисе Светлана Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: