Зәй офыклары

Зәйдә референдум актив төстә узды

Узган якшәмбедә, 22 мартта, Зәйдә үзара салым кертү буенча референдум узды. Беренче тапкыр әлеге чара 2014 елда үткәрелгән иде. Үзара салым - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы. Программаның уникальлеге шунда: республика бюджетыннан халыктан җыелган акча суммасы дүрт тапкыр арттырыла. Узган ел районыбыз бу мөмкинлектән файдаланды: 22 авыл җирлеге референдумнарында...

Узган якшәмбедә, 22 мартта, Зәйдә үзара салым кертү буенча референдум узды. Беренче тапкыр әлеге чара 2014 елда үткәрелгән иде. Үзара салым - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы. Программаның уникальлеге шунда: республика бюджетыннан халыктан җыелган акча суммасы дүрт тапкыр арттырыла. Узган ел районыбыз бу мөмкинлектән файдаланды: 22 авыл җирлеге референдумнарында уңай нәтиҗәгә ирешеп, халыктан җыелган 1 миллион 981 мең сум акча республикадан 7 миллион 923 мең сум булып кайтты һәм бу акчалар җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылды. Шул рәвешле, Президент программасында катнашу - авылларны төзекләндерүнең отышлы юлы. Гомумән, республикада шактый күп уникаль социаль проект һәм башлангычлар эшли. Хөкүмәт һәм власть өчен яшәүчеләрдән әлеге проектларга битараф булмыйча, аларны тормышка ашыруда катнашу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: