Зәй офыклары

Зәйдә ресурс үзәге заманча шартларда эшли башлады

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре белән берлектә, шәһәрнең политехник колледжы базасында барлыкка килгән ресурс үзәген карады. Хәбәр иткәнебезчә, биредә республика бюджетыннан каралган 62 миллион сумнан артык средстволар хисабына колледжның гамәлдәге мәйданнары төзекләндерелде. Колледжда студентларны гамәли эшләрдә сынап өйрәтү максатын күздә тотып, заманча остаханәләр барлыкка килде. Энергетика тармагы...

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре белән берлектә, шәһәрнең политехник колледжы базасында барлыкка килгән ресурс үзәген карады. Хәбәр иткәнебезчә, биредә республика бюджетыннан каралган 62 миллион сумнан артык средстволар хисабына колледжның гамәлдәге мәйданнары төзекләндерелде. Колледжда студентларны гамәли эшләрдә сынап өйрәтү максатын күздә тотып, заманча остаханәләр барлыкка килде. Энергетика тармагы өчен белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән махсус җитештерү мәйданчыгы гына да ни тора! Бу көннәрдә генә ресурс үзәгенең эретеп ябыштыручыларга гамәли дәресләр үткәрү өчен әзерләнгән остаханәсе заманча эретеп ябыштыру җиһазлары белән баетылды. Хәзер студентлар 16 шундый махсус аппаратларда, чират көтеп тормыйча, иркенләп эшли ала. Разиф Кәримов эш барышы белән шәхсән танышып, студентлар белән аралашты. Булачак белгечләр заманча шартлар тудырылудан канәгать булуларын белдерделәр. Шулай ук пешекчеләр әзерләү бүлеге өчен махсус аш бүлмәсе дә студентлар белән тулы иде, алар район башлыгын үзләре әзерләгән камыр ашы белән сыйлый алуларына шатландылар. Төзекләндерелгән остаханәләргә, җитештерү мәйданчыкларына яңа җиһазлар кую өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аша өстәмә 4 миллион сум акча бүлеп бирелү дә ресурс үзәгендә белгечләр әзерләү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.

- Алга таба да ресурс үзәген заманчалаштыру тукталмаячак. Без киләсе елга төзекләндерү эшләрен дәвам итү өчен республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешүгә ирештек. Районда эшче һөнәрләрен заманча шартларда үзләштерү үзәге бик тиз арада яшьләрне үзенә күпләп җәлеп итәр дип ышанып калабыз, - ди Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: