Зәй офыклары

Зәйдә шәфкать туташларын котладылар

12 майда Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Зәй үзәк дәваханәсе баш табибының Рәхмәт хатына нәтиҗәле хезмәтләре өчен 25 шәфкать туташы лаек булды. Аларны баш табиб Рим Әмиров тантаналы төстә тәбрикләп, алга таба да бергәләп эшләү мөһимлегенә басым ясады. - Табиб хезмәтен тулыландыручы, куелган дәвалау курсларын пациентларга үз...

12 майда Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Зәй үзәк дәваханәсе баш табибының Рәхмәт хатына нәтиҗәле хезмәтләре өчен 25 шәфкать туташы лаек булды. Аларны баш табиб Рим Әмиров тантаналы төстә тәбрикләп, алга таба да бергәләп эшләү мөһимлегенә басым ясады.

- Табиб хезмәтен тулыландыручы, куелган дәвалау курсларын пациентларга үз вакытында җиткерүчеләр буларак, шәфкать туташларының сәламәтлек сагы өлкәсендә өлеше чиксез зур. Сезнең һәр ягымлы сүзегез, мөгамәләгез сәламәтлеге какшаучылар дәва була. Алга таба да бергәләп хезмәт итәргә, халык саулыгы өчен көрәшергә язсын, безнең дәваханәдә һәр кадр кадерле, бер генә хезмәткәребезне дә якын киләчәктә кыскартулар көтми, киресенчә, без медицина хезмәткәрләрен үзебезгә кабул итәргә әзер, -диде ул.

Баш табиб Рәхмәт хатын алучылар арасында бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Наилә Корбанова да бар. 36 ел хезмәт юлын медицина өлкәсенә багышлаган Наилә Гарифовна кешеләр сәламәтлеген саклауга өлеш кертә алуы белән горурлана. Рим Рифович Наилә ханым кебек шәфкать туташларының яшь медицина хезмәткәрләренә үрнәк булып торуын да ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: