Зәй офыклары

Зәйдә шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне биркалаштыру башланды

Зәйдә шәхси хуҗалыкларда асралучы йорт хайваннарын контрольгә алу максатыннан, терлекләрне биркалаштыру башланды. - Яз башынан көзгә кадәр без шәһәр урамнарында йөрүче кәҗә, сарыклар, сыерлар белән еш очрашабыз. Әлеге терлекләрнең хуҗалары хайваннарның кайда йөрүе белән әллә ни кызыксынмый, нәтиҗәдә яшеллекне бозу, тудырылган матурлыкны юкка чыгару проблемасы туа. Шәһәрдә без менә шулай...

Зәйдә шәхси хуҗалыкларда асралучы йорт хайваннарын контрольгә алу максатыннан, терлекләрне биркалаштыру башланды.

- Яз башынан көзгә кадәр без шәһәр урамнарында йөрүче кәҗә, сарыклар, сыерлар белән еш очрашабыз. Әлеге терлекләрнең хуҗалары хайваннарның кайда йөрүе белән әллә ни кызыксынмый, нәтиҗәдә яшеллекне бозу, тудырылган матурлыкны юкка чыгару проблемасы туа. Шәһәрдә без менә шулай караучысыз теләсә кайда йөрүче терлекләрне фотога төшереп, хуҗаларын оялтырга теләп карадык, әмма бу ысул бик үк нәтиҗәле булмады. Шуңа күрә, 2014 елның декабрендә депутатлар бу проблема белән көрәшү өчен биркалау юлын тәкъдим иттеләр. Һәр терлеккә тагылган бирка буенча аның кемнеке булуын шунда ук ачыклау мөмкин булачак һәм инде штраф санкцияләреннән дә котылып булмаячак, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов.

Хәзер исә нәкъ менә шундый һәр терлеккә идентификацион биркалар тагу эше Иске Зәй, Мирный, Воздвиженка микрорайоннарында һәм башка шәхси секторларда алып барыла. Моның өчен алдан территориаль-иҗтимагый үзидарә әгъзалары һәр йорт хуҗасына почта ящигына хат салып хәбәр итә. Аннан соң ветеринария белгечләре, шәхси хуҗалыкларга йөреп, терлекләрнең баш санын барлап, терлекләр колакларына биркалар беркетеп чыга. Биркалардагы саннар хуҗа фамилиясенә язылып бара.

Биркалаштыру турындагы тулырак мәгълүматны алу өчен яки әле бу процедурага эләкмәгәннәрнең 8-9274678997 - Татьяна АлексеевнаСукманова; 8-9196326009 - Татьяна Ивановна Леонович (Иске Зәй), 8-9179264342 - Мария Сергеевнага Гарапшина яисә ветеринария берләшмәсен 6-60-18 ; 6-70-23 номерлары белән шалтыратуы сорала.

Хокукый-норматив акт буенча биркалаштыру агымдагы елның 1 июлендә төгәлләнергә тиеш, ул шәһәрдә яшәүче хуҗалыгында терлек асраучы һәр кеше өчен мәҗбүри. Күрсәтелгән датага кадәр биркалаштыру үтмәгән терлекләрнең хуҗалары 1000 сумга кадәр штрафка тартылачак. Шунысын да онытмаска кирәк, шәһәр яшеллеген, төзеклеген бозып йөрүче терлекләр өчен штраф күләме 3000 сумга кадәр. Уңай шартларда, заманча матур шәһәрдә яшәргә теләсәк, без һәрберебез моның өчен тиешле булган кагыйдәләрне карусыз үтәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: