Зәй офыклары

Зәйдә шикәр кайнатучыларны сакчыл җитештерү серләренә Япония белгече төшендерә

"Зәй шикәр заводы" ААҖенә бу көннәрдә Япониядән сакчыл җитештерү серләренә өйрәтү остасы Тосихиро Ямада килде. Ул - "Тойота" автомобиль корпорациясендә "Кайдзен" проектларын тормышка ашыруда катнашучы тәҗрибәле, югары квалификацияле белгеч. "Кайдзен" проекты янга калдыру - экономияләү системасын үзләштерү максатын күздә тота. Ямада әфәнде шикәр кайнатучыларга сакчыл җитештерү өчен, җитәкчедән башлап, гади...

"Зәй шикәр заводы" ААҖенә бу көннәрдә Япониядән сакчыл җитештерү серләренә өйрәтү остасы Тосихиро Ямада килде. Ул - "Тойота" автомобиль корпорациясендә "Кайдзен" проектларын тормышка ашыруда катнашучы тәҗрибәле, югары квалификацияле белгеч. "Кайдзен" проекты янга калдыру - экономияләү системасын үзләштерү максатын күздә тота. Ямада әфәнде шикәр кайнатучыларга сакчыл җитештерү өчен, җитәкчедән башлап, гади хезмәткәргә кадәр, үз эш-гамәлләрен планлаштырып эшләргә кирәклеге турында үзенчәлекле программаны тәкъдим итеп, аның гамәлгә ашырылуына күзәтчелек итә. Заводка аның беренче мәртәбә генә килүе түгел. Тосихиро Ямада завод эшчеләренә җитештерүне арттыру, чыгымнарны киметү, икътисадый яктан уйланылган чыгымнар белән булган ресурсларны сакчыл файдалану, төгәл исәп алып баруны аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: