Зәй офыклары

Зәйдә шәһәр прокуратурасы профилактика белән шогыльләнүче органнар эшчәнлеген тикшерә

Зәй шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләүче профилактика белән шогыльләнүче органнар хезмәтенә анализ ясады, эшчәнлектә кимчелекләр ачыкланды. Мәсәлән, 1999 елгы яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбендә торуына карамастан, агымдагы елның августында зур күләмдә бал урлауда шикләнелеп тикшерелгән. Бу исә яшүсмер белән тиешле дәрәҗәдә профилактик эшчәнлек...

Зәй шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләүче профилактика белән шогыльләнүче органнар хезмәтенә анализ ясады, эшчәнлектә кимчелекләр ачыкланды. Мәсәлән, 1999 елгы яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбендә торуына карамастан, агымдагы елның августында зур күләмдә бал урлауда шикләнелеп тикшерелгән. Бу исә яшүсмер белән тиешле дәрәҗәдә профилактик эшчәнлек алып барылмавы турында сөйли, дип ассызыклана прокуратура материалында. Моннан тыш, төрле хокук бозулар кылып, махсус профилактик исәпкә алынмаган яшүсмерләрнең булуы билгеләнгән. Әлеге эшчәнлеккә аеруча җитди игътибар бирү кирәклеге әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: