Зәй офыклары

Зәйдә социаль хезмәтләр күрсәтү буенча республика семинары узды

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмат-методик үзәк" дәүләт казна учреждениесе белән берлектә Зәйдә "Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә технологияләр һәм конкурс программалары эшләү" темасына республика семинары үткәрде. Аңа республиканың халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре бүлек мөдирләре, белгечләре, физик мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр...

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмат-методик үзәк" дәүләт казна учреждениесе белән берлектә Зәйдә "Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә технологияләр һәм конкурс программалары эшләү" темасына республика семинары үткәрде. Аңа республиканың халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре бүлек мөдирләре, белгечләре, физик мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, социаль приютлар, интернатлар җитәкчеләре һ.б. чакырылды.

Семинарда сүз грантлар буенча эшчәнлек, социаль программалар эшләү һ.б. турында барды. Әлбәттә, кунаклар Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: