Зәй офыклары

Зәйдә Социаль яклау хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үтте

"Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов катнаштып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә районда 104 социаль хезмәткәр исәпләнә. Соңгы алты елда район социаль яклау идарәсе башлыгы булып үз эшенең остасы Эльмира Хуҗина эшли. - Соңгы елларда...

"Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов катнаштып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә районда 104 социаль хезмәткәр исәпләнә. Соңгы алты елда район социаль яклау идарәсе башлыгы булып үз эшенең остасы Эльмира Хуҗина эшли.

- Соңгы елларда социаль яклау хезмәтендә күп төрле яңалыклар, заманча технологик үзгәрешләр гамәлгә кертелә, бу өлкәгә кагылышлы законнарда үзгәрешләр булып тору да хезмәткәрләрдән даими төстә һәр яңалыкка әзер булуны сорый. Замана таләпләренә ярашып, нәтиҗәле эшләвегез өчен рәхмәт сезгә,- диде ул, хезмәтенә тугърылыклы һөнәр ияләренә мөрәҗәгать итеп.

Ә аеруча игътибарга лаекларга Разиф Кәримов Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

РФ Сәламәтлек саклау һәм Социаль яклау министрлыклары Мактау грамотасы белән гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге социаль педагогы Любовь Новокупова, ТР социаль яклау отличнигы күкрәк билгесе белән ребилитацияләү бүлеге белгече Әлфия Ханнанова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Рәхмәт хаты белән Василий Данилов, район башкарма комитеты җитәкчесе Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән Гөлфия Кашапова, Валентина Киселева, Ольга Тимофеева, Зинаида Иванова, Наталья Адельшина, Надежда Попова, Алексей Данилов, Алексей Салашев тәбрикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: