Зәй офыклары

Зәйдә спортта уңыш казанган, актив чыгарылыш сыйныф укучылары да хөрмәтләнде

Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район-шәһәр мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары ның "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән тантана агымдагы елда үзгәрәк оештырылды. Анда укуда гына түгел, спортта зур уңышларга ирешкән һәм актив укучыларны да хөрмәтләделәр. "Ел спортчысы" исеменә каратэ буенча мастерлыкка кандидат Мария Савельева лаек булды. Спортта зур уңышларга ирешкән Аркадий...

Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район-шәһәр мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары ның "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән тантана агымдагы елда үзгәрәк оештырылды. Анда укуда гына түгел, спортта зур уңышларга ирешкән һәм актив укучыларны да хөрмәтләделәр. "Ел спортчысы" исеменә каратэ буенча мастерлыкка кандидат Мария Савельева лаек булды. Спортта зур уңышларга ирешкән Аркадий Брагин, Сергей Скрябин, Николай Белов, Миләүшә Мөхәммәдиева, Алмаз Мөхәммәдиев, актив укучылар Мария Расторгуева, Иван Воронин, Ангелина Саутина, Александр Попов, Любовь Панферова, Артур Абрамовларга - кубоклар, Лиана белән Диана Шабановаларга башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: