Зәй офыклары

Зәйдә Сәрия Сабурская халыкны сораулар белән кабул итте

Бүген Зәйдә Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте. Мөрәҗәгать белән керүчеләр тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең икесе авыр тормыш хәлендә калган балаларның IХ сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт имтиханнарын бирә алмавына кагыла. Мәсәлән, әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән малайны инде яшүсмер килеш бер гаилә...

Бүген Зәйдә Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте. Мөрәҗәгать белән керүчеләр тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең икесе авыр тормыш хәлендә калган балаларның IХ сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт имтиханнарын бирә алмавына кагыла. Мәсәлән, әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән малайны инде яшүсмер килеш бер гаилә үз тәрбиясенә алган, хәзер имтихан тапшыра алмавы сәбәпле, ул һөнәри уку йортына укырга керә алмый. Район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Наталья Хәйруллина белдерүенчә, имтиханнарны кабат тапшыру сентябрь башына билгеләнгән, ә уку йортлары документларны 20нче августка кадәр генә кабул итә. Закон нигезендә 17 яше тулгач беркайда да укымаучы, эшләмәүче тәрбиягә алган балага пособие түләү туктатыла, ә гаиләсендә 4 бала тәрбияләүче кешеләргә аны тоту шактый авырга туры киләчәк. Икенче бер очрак, өч яшьлек чагыннан әбисе тәрбиясендә (әти-әнисе һәлакәткә очрап үлгәннәр) калган яшүсмер егет язмышына кагыла. Имтихан тапшыра алмаган малайның әбисе һөнәри уку йортына укырга кертергә ярдәм итүне сорап килгән. Өлкән яшьтәге апа малай язмышын тетрәндергеч итеп сөйләп, аңа битараф калмауны сорады. Сәрия Сабурская ике мәсьәләне дә өйрәнеп, яшүсмерләргә ярдәм итү юлларын эзләргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: