Зәй офыклары

Зәйдә студентлар кичәсе яңа форматта узды (Фоторепортаж)

Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда студентлар белән очрашу кичәсе яңа форматта оештырылды.Тулы зал булып килгән яшьләр алдында чыгыш ясаган район башлыгы Разиф Кәримов, районда 2015 елда ирешелгән уңышлар, һәр предприятие, оешмага аерым тукталып, аларга якын киләчәктә кирәк булган белгечләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен һәр урында тудырылучы уңай шартлар турында...

Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда студентлар белән очрашу кичәсе яңа форматта оештырылды.Тулы зал булып килгән яшьләр алдында чыгыш ясаган район башлыгы Разиф Кәримов, районда 2015 елда ирешелгән уңышлар, һәр предприятие, оешмага аерым тукталып, аларга якын киләчәктә кирәк булган белгечләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен һәр урында тудырылучы уңай шартлар турында сөйләде. Алга таба шәһәрдә булачак үзгәрешләргә тукталды, бигрәк тә яшьләр "Космос" яшьләр үзәгендә заманча кинозал булачак дигән хәбәрне көчле алкышларга күмде. Шулай ук политехник колледжда әзерләнүче кадрлар хакында да тулы мәгълүмат бирелде. Үзенчәлекле бәйрәм кичәсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов шәһәр тормышында иң актив катнашучы студентларга Мактау грамоталары тапшырдылар. Ә яшьләр эшләре идарәсе студентлар ашханәсе оештырып, теләгәннәрне тәмле чәй белән сыйлау мөмкинлеген дә булдырды. Әлбәттә инде кичә дискотека белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: