Зәй офыклары

Зәйдә студентларның тагын бер яңа хезмәт отряды оешты

Быел Татарстанда студентлар хезмәт отрядларына җәлеп ителүче яшьләр саны 10 меңләп кешене тәшкил итә. Зәй районында исә өч ай дәвамында барлыгы 200ләп студент эшле булачак. Июнь аенда 80 студент педагогик, яшелләндерү, төзелеш отрядларында эшләде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җәй сервис отряды да булдырдык, ди яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче...

Быел Татарстанда студентлар хезмәт отрядларына җәлеп ителүче яшьләр саны 10 меңләп кешене тәшкил итә. Зәй районында исә өч ай дәвамында барлыгы 200ләп студент эшле булачак. Июнь аенда 80 студент педагогик, яшелләндерү, төзелеш отрядларында эшләде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җәй сервис отряды да булдырдык, ди яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студент отрядлары җитәкчесе Артур Камалюков. Әлеге яңа отряд инде майда ук өлкәннәргә өй, фатирларын җыештыруга булышкан булса, хәзер балалар ял лагерьларында ашханәләрдә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Июльдә исә тагын 60 яшь кеше төрле студентлар отрядларында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: