Зәй офыклары

Зәйдә су басуларга каршы чаралар планлы төстә алып барыла

Зәйдә башкарма комитет җитәкчесенең су басуларны булдырмау, гадәттән тыш хәлләргә каршы чараларга юнәлдерелгән махсус карары 3 мартта кабул ителеп, гамәлгә ашырыла башлады. Район территориясендә быел кар катламы, алдагы еллар белән чагыштырганда, уртача 6 процентка күбрәк дип исәпли белгечләр. Туфракта туң катламы мартның беренче декадасы күрсәткечләре буенча ел саен күзәтелгәннән 5...

Зәйдә башкарма комитет җитәкчесенең су басуларны булдырмау, гадәттән тыш хәлләргә каршы чараларга юнәлдерелгән махсус карары 3 мартта кабул ителеп, гамәлгә ашырыла башлады. Район территориясендә быел кар катламы, алдагы еллар белән чагыштырганда, уртача 6 процентка күбрәк дип исәпли белгечләр. Туфракта туң катламы мартның беренче декадасы күрсәткечләре буенча ел саен күзәтелгәннән 5 процентка азрак дип билгеләнә. Сулыкларда да боз катламы февраль аенда, алдагы ел белән чагыштырганда, 5 сантиметрга юкарак, ә агым көчле булган урыннарда ул хәтта 15 сантиметр калынлыкта гына булуын искәртә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Шуңа да хәзер елга, күл өсләрендәге бозлыкларга булу бик куркыныч.

Ә су басуларга килгәндә, көчле ташулар булмас дип фаразлана. Шулай да сакланмый булмый, җаваплы кешеләр тәүлек буе райондагы хәлне күзәтүдә тота. Хәл катлауланган очракта, алар тиз арада район бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә шалтыратып, хәбәр бирергә тиеш. Аннан инде гадәттән тыш хәлләргә каршы тиешле хезмәтләр аякка бастырыла.

Шәһәр-райондагы суүткәргеч торбаларны чистарту, чүптән арындыру эше дә игътибар үзәгендә. Быел бу эшләрне башкару тендер нигезендә "РемСтройСервис" оешмасына йөкләнгән. Юлларны, күперләрне су басу очрагын булдырмау өчен суүткәргеч торбалар куелган, алар район буенча 295ләп исәпләнә. Шулай ук түбәләрдән су агу өчен куелган торбаларны, урамнардагы су китү коеларын кар-боздан арындыру эше бара. Монысын "Инвестстройсервис" хезмәткәрләре башкара.

http://www.irk.ru/news/20130505/fioods/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: