Зәй офыклары

Зәйдә сугыш ветеранына йөз яшь тулды

Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Шмоновка бу көннәрдә 100 яшь тулды. Аны юбилее белән район җитәкчелеге, ветеран шактый еллар хезмәт куйган элемтә хезмәте вәкилләре котлады. Александр Тимофеевичка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы президентлары котлау хатларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова тапшырды. Александр Шмонов...

Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Шмоновка бу көннәрдә 100 яшь тулды. Аны юбилее белән район җитәкчелеге, ветеран шактый еллар хезмәт куйган элемтә хезмәте вәкилләре котлады. Александр Тимофеевичка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы президентлары котлау хатларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова тапшырды. Александр Шмонов Әлмәт районы Кузайкино авылында туып, шунда гомер иткән. Бөек Ватан сугышында Белоруссия фронтында булган, Польша һәм башка илләрне дошманнан азат итүдә катнашкан. Аның күкрәген күпсанлы орден-медальләр бизи. Ветеран Зәйгә пенсиягә чыккач кына күчеп килә. Тормыш иптәше белән 61 ел гомер кичерәләр ( хатыны инде вафат), ике кыз, бер ул үстергәннәр. Александр Тимофеевич кызы Людмила белән яши. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын исән-имин каршы алырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: