Зәй офыклары

Зәйдә сулыкларда сак булу турында киңәштеләр

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында сулыкларда көзге - кышкы чорда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Көннәр салкынайту белән елга, күлләр өслекләре юка боз белән каплана, бу бигрәк тә боз өстендә уйнарга кызыккан балалар өчен куркыныч, кисәтү билгесе булуга карамастан, юка бозга кереп уйнарга...

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында сулыкларда көзге - кышкы чорда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Көннәр салкынайту белән елга, күлләр өслекләре юка боз белән каплана, бу бигрәк тә боз өстендә уйнарга кызыккан балалар өчен куркыныч, кисәтү билгесе булуга карамастан, юка бозга кереп уйнарга теләүчеләр булырга мөмкин, шуңа да без хәзер мәктәпләрдә, балалар учреждениеләрендә даими очрашулар үткәреп, профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирәбез, ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Валентин Атласов. Шулай ук ныгып бетмәгән бозда елга уртасына кереп, балык тотарга теләгән өлкәннәрне дә даими кисәтү кирәк, республика күләмендә боз астына киткән балыкчылар турында ел саен еш ишетергә туры килә. Сулыкларда һәркемнән иминлекне кайгырту сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: