Зәй офыклары

Зәйдә сәйлән белән эшләү осталары күргәзмәсе ачылды (фотолар)

Зәйдә милли-мәдәни үзәк чираттагы иҗат күргәзмәсе оештырды. Бу юлы район-шәһәрдә яшәүче төрле милләттән булган гүзәл затларыбыз сәйлән тезеп эшләнгән искиткеч картина, сувенирлары белән тамашачыларны шаккатырырга исәпли. Күргәзмәгә балалар бакчаларында эшләүче тәрбияче-педагоглар да, буш вакытларын шушы төр иҗатка багышлаганнар да эшләрен алып килгән. Ә менә Вероника Москова, Антонина Минхуҗина, Яна Силантьева,...

Зәйдә милли-мәдәни үзәк чираттагы иҗат күргәзмәсе оештырды. Бу юлы район-шәһәрдә яшәүче төрле милләттән булган гүзәл затларыбыз сәйлән тезеп эшләнгән искиткеч картина, сувенирлары белән тамашачыларны шаккатырырга исәпли. Күргәзмәгә балалар бакчаларында эшләүче тәрбияче-педагоглар да, буш вакытларын шушы төр иҗатка багышлаганнар да эшләрен алып килгән. Ә менә Вероника Москова, Антонина Минхуҗина, Яна Силантьева, Евгения Кухарева, Людмила Мельникова, Венера Шалафаева, Надежда Чепурная күргәзмәне ачу тантанасында шәхсән катнаштылар.
-Бисер үрү белән зәйлеләрнең күпләп шөгыльләнүе сокландыра. Бу төр иҗат, беренчедән, сәламәтлек ягыннан нерв системасын ныгытырга ярдәм итсә, икенчедән, кул, бармак моторикасын, тоемлау сәләтен үстерүгә этәргеч ясый, өченчедән, сокландыргыч эшләр, кешеләр күңелен күтәреп, оптимистик рух өсти. Максатыбыз - арабызда матурлык тудыручыларны барлау, зәйлеләрдә үз милләтеннән, үз төбәгеннән булган талантлы кешеләр белән горурлану мөмкинлеге тудыру, алар иҗатын киләчәк буыннарга күчерү, - ди милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина.
Бисер үреп эшләнгән иҗат күргәзмәсен беренчеләрдән булып 3нче мәктәпнең II сыйныф укучылары карады. Балалар арасында кызыксынучылар, бу төр иҗат белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп булып чыкты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: