Зәй офыклары

Зәйдә тагын ун әни “Ана капиталы” сертификатына ия булды

Әниләр көне якынлашуга багышлап, Зәйнең ЗАГС бәлеге Пенсия фонды идарәсе белән берлектә тантаналы шартларда 10 әнигә "Ана капиталы" сертификатлары тапшырды. Алар Евгения Маклакова, Елена Сәләхова, Анастасия Дюрдева, Анна Агапова, Луиза Никитина, Лилия Әхмәтшина, Гөлназ Әхмәтшина, Диана Сафина, Зумрад Табылдиева, Анастасия Еремина. Әлеге яшь әниләр "ана капиталы" сертификатларын икенче балалары өчен...

Әниләр көне якынлашуга багышлап, Зәйнең ЗАГС бәлеге Пенсия фонды идарәсе белән берлектә тантаналы шартларда 10 әнигә "Ана капиталы" сертификатлары тапшырды. Алар Евгения Маклакова, Елена Сәләхова, Анастасия Дюрдева, Анна Агапова, Луиза Никитина, Лилия Әхмәтшина, Гөлназ Әхмәтшина, Диана Сафина, Зумрад Табылдиева, Анастасия Еремина. Әлеге яшь әниләр "ана капиталы" сертификатларын икенче балалары өчен ала.

- Безнең уртак тормыш корып яши башлавыбызга быел биш ел тулды. Олы улыбызга хәзер - 4 яшь, кечесенә 2 ай. Яшь гаиләләргә шушы рәвешле дәүләт ярдәме күрсәтелү чорына эләгүебезгә шатбыз, азмы-күпме торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә ул, - диАнастасия белән Андрей Ереминнар.

Гаиләдә әле беренче балаларын алып кайткан, алар исә игезәк сабыйлар булып туган нарасыйларына сөеп карап туя алмаган Зумрад белән Самат Табылдиевлар да ишле гаиләләр булдыру өчен дәүләт ярдәменең бик мөһим булуын ассызыклыйлар.

- Баланың имин гаиләдә, тиешле тәрбия алып үсүе өчен социаль яктан имин булу бик кирәк. Без Югары Шепкә авылында әти-әниләребез белән яшибез, киләчәктә үз хуҗалыгыбызны тергезеп, сабыйларыбыз шат авазына куанып яшәргә исәбебез, - диләр алар.

"Ана капиталы" сертификатының торак шартларын яхшырту, гаиләдәге балаларның берсенә белем бирү, ананың пенсия җыемына күчерү максатларда тотылу хокукын яшь гаиләләргә район Пенсия фонды идарәсе белгече Римма Барина аңлатты.

- Ана капиталының бер өлешен акчалата алу хокукы да саклана, ул хәзер 20 мең сум тәшкил итә. Бу бер тапкыр түләүне алуга ана капиталына ия, әмма әле аны тулысынча кулланмаган гаиләләр хокуклы. Аны алу өчен пенсия фондына 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмый гариза язарга кирәк, - дип тә өстәде ул.

Агымдагы елның ун аенда Зәй районы буенча гаиләдә икенче булып туган - 224 , өченче булып туган - 79, дүртенче һәм аннан соңгылар булып туган 23 бала исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: