Зәй офыклары

Зәйдә "Татэнергосбыт"ның яңа офисы ачылды

Бүген республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган " Татэнергосбыт" ААҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Кама бүлеге филиалы Зәй офисы да район халкына зур бүләк булды. " Татэнергосбыт җәмгыяте хисабына 7,101 млн. сумга төзелгән заманча бина халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү өчен эшләнде. Май аенда төзелешне башлаган «Теплопрогресс» ҖЧШ те подрядчы оешмасы аны...

Бүген республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган " Татэнергосбыт" ААҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Кама бүлеге филиалы Зәй офисы да район халкына зур бүләк булды. " Татэнергосбыт җәмгыяте хисабына 7,101 млн. сумга төзелгән заманча бина халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү өчен эшләнде. Май аенда төзелешне башлаган «Теплопрогресс» ҖЧШ те подрядчы оешмасы аны тиз арада төзеде. - Моңа кадәр без Казанская 8 адресы буенча билгеле мәйданнарны арендалый идек. Хәзер шәһәрнең Төзүчеләр урамында 141,4 кв. метр мәйданда урнашкан яңа бина биредә эшләүчеләр өчен дә, халык өчен дә уңайлы итү максатында эшләнде. Монда аерым абонент залы, эш кабинетлары, хезмәткәрләргә туклану өчен махсус бүлмә, башка кирәкле урыннар бар. Алга таба заманча шартлар тудырылу белән бәйле рәвештә кулланучыларыбызга тагын да сыйфатлы хезмәт күрсәтү максаты белән яшибез. Бүгенге көндә "Татэнергосбыт" ААҖ те кулланучыларны электрон документлар әйләнеше белән эшләүгә күчерү өстендә актив эшли. Безнең Зәй районы буенча инде 26 % кулланучы электрон документ әйләнеше белән эшләүгә күчте. Әмма әле бу юнәлештәге эшне тагын да арттыру мөһим, чөнки бу һичшиксез кулланучылар өчен уңайлы алым. - ди офис башлыгы Руслан Хаҗипов. Алга таба яңа заманча бинада эшли башлагач, компания җитәкчелеге миссиясен тормышка ашыру юнәлешендә, электрон сервисны популярлаштыру максатын күздә тотып, Зәй офисында моноблок урнаштыру планлаштырылуы белән дә уртаклашты Руслан Хәнифович. Моноблок - ул монитор һәм система блогын берләштергән корпуслы компьютер. Аның ярдәмендә офис хезмәткәрләре эш барышында ук клиентларны электрон хезмәтләрдән, компаниянең заманча сервисыннан файдаланырга өйрәтәчәкләр. Шул рәвешле 2016 елга кулланучыларны электрон документлар әйләнешенә максимум рәвештә күчерү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов заманадан артта калмыйча эшләүгә омтылуны хуплады. Яңа бина төзелеше якын-тирә йортларда яшәүчеләр өчен әйләнә-тирәне төзекләндерү максатында да файдалы булды. Биредә балаларга уен өчен тулысынча җиһазландырылган мәйданчык барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: