Зәй офыклары

Зәйдә төзекләндерүдән соң “Космос” яшьләр үзәге ачылды

Бүген Зәйдә төзекләндерү эшләреннән соң "Космос" яшьләр үзәге ачылды. Фасад өлешен, түбәсен заманча материаллар белән тышлагач, яшьләр үзәге әллә кайдан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле мәдәни бинага әверелде. Үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, аны төзекләндерү яшьләребезне тагын да актив булырга өндәү максатын күздә тотты, дип ассызыклады. - Янәшәдә...

Бүген Зәйдә төзекләндерү эшләреннән соң "Космос" яшьләр үзәге ачылды. Фасад өлешен, түбәсен заманча материаллар белән тышлагач, яшьләр үзәге әллә кайдан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле мәдәни бинага әверелде. Үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, аны төзекләндерү яшьләребезне тагын да актив булырга өндәү максатын күздә тотты, дип ассызыклады.

- Янәшәдә генә үзәк мәчетебез манарасы калкып тора, җәй көне генә Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль комплекс ачтык. Алар тарихыбызны саклаучы, дини-әхлакый тәрбия бирү үрнәкләре булып торса, яшьләр үзәге - киләчәгебезне заманча үсештә чагылдыручы урын. Монда без алга таба да яшьләребезнең күпләп килүен, актив яшәвен телибез, - диде ул.

"Космос"ны төзекләндерү җирле бюджеттан бүленгән 3 миллион 850 мең сум хисабына башкарылды. Аны үзе дә Зәй егете булган, "Таин-Строй" ҖЧШ подрядчы оешма директоры Илнар Таһиров ике ай эчендә сафка бастыруны контрольдә тотты.

- Туган шәһәремдәге яшьләр үзәген матурлауга бик теләп алындык, күңел биреп эшләдек. Кичләрен янып-сүнеп үзенә дәшеп торучы йолдызлар да биредән киләчәктә күп талантлы яшьләр чыгачагын искәртә, - дип елмая ул.

Яшьләр үзәген алга таба заманча таләпләргә тәңгәлләштерү максатында кинозалны 3D форматында үзгәртү планын да сер итеп кенә әйтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: