Зәй офыклары

Зәйдә яшьләр яңа проектларга алынырга әзерләнә

Зәйнең "Яшьлек" клубында эшче яшьләр, авыл җирлекләре активистлары, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре катнашында очрашу үтте. Сөйләшү барышында, алга таба эшче һәм авыл яшьләрен берләштереп, үзенчәлекле проектларны гамәлгә ашыру, республикакүләмендә билгеле дәрәҗә күтәрелү максаты куелды. 2016 ел дәвамында мәдәни-спорт чараларын оештыру, яңа идеяләрне тормышка ашыру, республикакүләм яшьләр бәйгеләрендә катнашу планлаштырыла. Якты...

Зәйнең "Яшьлек" клубында эшче яшьләр, авыл җирлекләре активистлары, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре катнашында очрашу үтте. Сөйләшү барышында, алга таба эшче һәм авыл яшьләрен берләштереп, үзенчәлекле проектларны гамәлгә ашыру, республикакүләмендә билгеле дәрәҗә күтәрелү максаты куелды. 2016 ел дәвамында мәдәни-спорт чараларын оештыру, яңа идеяләрне тормышка ашыру, республикакүләм яшьләр бәйгеләрендә катнашу планлаштырыла. Якты Күл, Сармашбаш, Поручик, Поповка авыллары, ГРЭС, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы", Зәй почтамты яшьләре актив җәмәгать эшчәнлегенә әзер булуларын белдерделәр. Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Аладышкин, чыгышында яшьләргә мөрәҗәгать итеп, яңа идеяләр белән ешрак килүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: