Зәй офыклары

Зәйдә яшүсмерләр арасында сукбайлыкка юл куймау буенча профилактик операция башланды

Җәйге каникуллар башлануга, Татарстанда 1 июньнән 25 августка кадәр "Яшүсмер-2015" ведомствоара профилактик акциясе старт алды. Аның беренче этабы балаларның сукбайлыкта йөрүенә юл куймауга багышлана. Беренче чиратта гаиләсе авыр хәлдә булган, бала чарасызлыкка юлыгу куркынычы зур булганнарны ачыклап, аларны сәламәтләндерү ял лагерьларына урнаштыру, ярдәм итү юлларын эзләү алгы планга куела. Аннан...

Җәйге каникуллар башлануга, Татарстанда 1 июньнән 25 августка кадәр "Яшүсмер-2015" ведомствоара профилактик акциясе старт алды. Аның беренче этабы балаларның сукбайлыкта йөрүенә юл куймауга багышлана. Беренче чиратта гаиләсе авыр хәлдә булган, бала чарасызлыкка юлыгу куркынычы зур булганнарны ачыклап, аларны сәламәтләндерү ял лагерьларына урнаштыру, ярдәм итү юлларын эзләү алгы планга куела. Аннан соң инде яшүсмерләр тәртибен даими күзәтүдә тоту да мөһим.

Зәй районында әлеге акция уңаеннан район җитәкчесе карары белән махсус чаралар планы расланды. Сәүдә нокталарында яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатуга контроль көчәйтелә, кичке-төнге рейдларны шәһәр урамнарында, авылларда үткәрү оештырыла. Бүгенге көндә 1450 бала шәһәр мәктәп яны лагерьларына, 420 бала авыл җирлекләрендә оештырылган хезмәт һәм ял лагерьларына җәлеп ителде, "Йолдызлык" стационар лагеренда хәзер 100 бала ял итә. Шәһәр һәм районда 12 ишегалды лагере көндезге вакытларда эшли. Аларда җәй дәвамында әйдаманнар булып 140 яшүсмер эшләячәк.

Район балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: