Зәй офыклары

Зәйдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың торышын тикшерү башланды (фоторепортаж)

Бүген районда язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын басуга чыгар алдыннан тикшереп, кабул итүгә керештеләр. Бу мөһим чара "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп, көн дәвамында узачак. Белгечләрдән торган комиссия райондагы техника торышын ике-өч көндә тикшереп чыгачак. Ә соңрак ТР Авыл хуҗалыгы вәкилләре катнашындагы комиссия бу эшчәнлеккә...

Бүген районда язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын басуга чыгар алдыннан тикшереп, кабул итүгә керештеләр. Бу мөһим чара "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп, көн дәвамында узачак. Белгечләрдән торган комиссия райондагы техника торышын ике-өч көндә тикшереп чыгачак. Ә соңрак ТР Авыл хуҗалыгы вәкилләре катнашындагы комиссия бу эшчәнлеккә бәя бирәчәк. Шунысын да әйтик, техниканы кыр эшләренә сыйфатлы итеп әзерләү буенча конкурста игълан ителде. I, II, III урыннарда кайсы хуҗалыклар буласын шулай ук комиссия хәл итәчәк. Җиңүче хуҗалыкларга акчалата бүләк каралган.

Әзерлек сызыгына куелган техника һәм тагылма агрегатларны тикшерүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та катнаша. Түбәндәге фоторепортаж аның катнашында "Алга" хуҗалыгыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: